

Аның чикләрендә Чакмагыш тарихи-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Башкорт халкының данлы улы” дип исемләнгән күргәзмә әзерләп, аны ачу чарасын үткәрде. Экспозиция башкорт халкының милли герое, чәчән-шагыйре, 1773-1775 еллардагы Крәстиян сугышы яугиренә багышлана.
Күргәзмәдә музей фондыннан уникаль экспонатлар җыелган. Монда Салават Юлаевның биографиясе, бюст-сыны, гипстан эшләнгән картина, милли батыр рәсеме булган Башкортстан Республикасы гербы, С.Юлаевның көрәштәше, якташыбыз, Чакмагышта туып үскән яугир Канзәфәр Усаевның шәҗәрәсе һәм биографиясе урын алган. Күргәзмәне ачу чарасында Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 1в сыйныфы укучылары катнашты. Балалар милли батырның биографиясе белән танышты, экспонатларны карады. Чара тәмамлангач аларга музей буенча экскурсия үткәрелде.
Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Чакмагыш тарихи-туган якны өйрәнү музееның “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге сәхифәсе.