САРМАНАЙ
+17 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
13 Октябрь 2022, 16:05

Пионер – бар яклап та үрнәк

Пионер булу  горурлык һәм зур җаваплылык та таләп итә. Ватаныңны ярату, тәбигатьне саклау, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү, ярдәм итү, кечкенәләр өчен үрнәкле булу – пионерлар антының берничә кагыйдәсе генә. Ә чын пионер исә  ярдәм итәргә һәрчак әзер булырга тиеш, берничә кагыйдәгә генә сылтанырга тиеш түгел.

Пионер – бар яклап та үрнәк
Пионер – бар яклап та үрнәк

 

         Чакмагыш беренче урта мәктәбендә “Я – семь –Я” дип исемләнгән пионерлар дружинасында  4 сыйныф укучыларын пионерга кабул итү тантанасы үтте. Хәзер инде алар чын пионер!  Әлбәттә, алар мәктәпнең һәм кече яшьтәгеләрнең горурлыгы, өметле булачак. Пионерлар дружинасында яңа әгъзалар арту белән котлыйбыз. Пионерлык дәрте белән янып торыгыз һәм ярдәмчел булыгыз!

 

         Фото һәм мәгълүмат Чакмагыш беренче урта мәктәбенең “Бәйләнештә” сәхифәсеннән алынды

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: