САРМАНАЙ
-2 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар

САЙЛАУ КАМПАНИЯСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЛДЫ

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары, участок сайлау комиссияләре

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары, участок сайлау комиссияләре
рәисләре һәм сәркатипләре, авыл биләмәләре башлыклары катнашты.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илгиз Фаил улы Ихсанов Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасына, муниципаль район Советына һәм өстәмә рәвештә аерым авыл биләмәләре Советларына депутатлар сайлауны үзбиеклегендә әзерләп оештырып үткәрү буенча сайлау комиссияләре тарафыннан башкарылганнарны анализлады.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов агымдагы елның 18 сентябрендә үт-кән Бердәм сайлау көненә җентекле әзерлек һәм оештыру эшләрен баш-карган һәммәсенә дә ихлас рәхмәт белдерде. Сайлау кампаниясен уңышлы үткәрүгә намуслы хезмәт салган участок сайлау комиссияләре әгъзалары муниципаль районның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Читайте нас: