САРМАНАЙ
+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар

РУСИЯНЕҢ ИҢ ЯХШЫ ИКЕ МӘКТӘБЕ – БЕЗНЕҢ РАЙОНДА

Форумның оештыручысы – Мөстәкыйль җәмәгать-челек советы. Аның составына Федерация Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм мәгълүмат...

Форумның оештыручысы – Мөстәкыйль җәмәгать-челек советы. Аның составына Федерация Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм мәгълүмат сәясәте комитеты, Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты, Русиянең мәктәп директорлары һәм укытучылары милли ассоциациясе, Халыкара сыйфат һәм мониторинг академиясе вәкилләре керде. Конкурсның беренче этабы агымдагы елның 16 маеннан 17 ноябренә кадәр үткәрелде. Аның барышында бу югары бүләккә дәгъва итәргә лаеклы уку йортлары ачыкланды. 17 ноябрьдән 26сына кадәр дәвам иткән икенче этапта сайлап алынган мәктәпләр оештыру комитетына “Мәктәпне бә-һалау моделе” критерие буенча материаллар әзерләп җибәрде. Аларда укучыларның белем һәм тәрбия сыйфатының дәрәҗәсе, мәктәпнең эшчәнлек нәтиҗәләре һәм имиджы, артабангы үсеш мөмкинлекләренең стратегиясе һәм программасы, уку йортында алып барылган проект-тикшеренү һәм фәнни-методик эшчәнлек алып бару дәрәҗәсе, мәктәпне тәмамлаучыларның артабан эшкә урнашулары һәм карьера үсеше; белем бирү процессына яңа технологияләр кертү, мәктәпнең сыйфат характеристикалары билгеләнде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча районның ике мәктәбе – Чакмагыш гимназиясе “Русиянең иң яхшы гимназиясе-2016” номинациясендә һәм Яңа Балтач урта мәктәбе “Русиянең иң яхшы 100 мәктәбе-2016” номинациясендә җиңүче булды. Уку йортларының директорлары РАТМИР ФОАТ УЛЫ КАМИЛҖАНОВ һәм ЗИНИРА ФИДАН КЫЗЫ ИХСАНОВА “Иң яхшы директор-2016” почетлы билгесе белән бүләкләнде. Шунысын да әйтеп үтү артык булмас, Чакмагыш гимназиясе илнең иң яхшы уку йорты исемен тагын да раслап, бу югары бүләккә икенче тапкыр лаек булды. Бу – мәгариф тармагындагы иң әһәмиятле бүләкләрнең берсе. Шушы рәвешле иң уңышлы эшләгән уку йортлары ачыкланып, бәйсез бәһалау комиссиясе тарафыннан аларның белем һәм тәрбия бирү, җитәкчелек һәм хуҗалык итү эшчәнлегенә бәя бирү мөмкинлеген ача. Форумда катнашкан Чакмагыш гимназиясе вәкиле – директорның укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары Зөлфия Вил кызы Саматова: “Русиянең иң яхшы 100 мәктәбе арасында булуыбыз – барыбыз өчен дә зур горурлык. Төньяк башкалада үткән бу күләмле чарада без илнең төрле төбәкләреннән килгән хезмәтәшләребез белән яңа дәүләт федераль белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру чикләрендә инновацион эшчәнлек ысуллары һәм алдынгы тәҗрибә үрнәкләре белән уртаклаштык”, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты.
Әйе, мондый ил күләмендәге мәртәбәле конкурста җиңү – шушы ике мәктәптә хезмәт салучы барлык педагогларның, укучыларның һәм ата-аналарның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Гимназия һәм Яңа Балтач урта мәктәбе коллективларын һәм җитәкчеләрен югары исемнәргә лаек булулары белән котлыйбыз һәм артабангы эшчәнлекләрендә дә яңадан-яңа җиңүләр һәм казанышлар юлдаш булуын телибез.
Читайте нас: